Результаты поиска
- үз гомерендә әле бер тапкыр да «Жигули» га утырып карамаган Галия, балалыгы белән кызыксынып, йөгереп ишеккә килеп тотынды, аннан ниндидер бик мөһим эшен исенә төшергәндәй кинәт туктады да кыенсынудан кызарынган йөзен урамның теге башыннан күренер-күренмәс кенә булып утыручы өенә борды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- ишегалдындагы сәрви агачлары селкенми дә, әйтерсең тын гына: «Саубуллашмый да китәсеңмени, Галиякәй? Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- » – дип, үпкә катыш карашларын аңа бакканнар. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Туган өе тагын да мескенрәк, бәхетсезрәк кебек тоелды аңа, бу юлы инде аның китүен күрергә теләмәгәндәй агачлар артына яшеренеп качып утырадыр шикелле. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- әллә китү бәхетеннән, әллә аерылу хәсрәтеннән аккан күз яшьләрен, йомшарып беткән борынын беррәттән җиң очлары белән сыпырып куйды да, әле генә кереп утырган җиреннән ашыга-ашыга кире чыгып, тагын өе ягына карап катып калды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Күз карашы янә үзенә чиксез якын җирләргә – үзе күпме вакыт узып йөргән тыкрык башларына, моңа тиклем игътибар ителмәгән йомшак бәбкә үләннәренә, язгы суларда бата-чума песиләрен җыйган талларына, җәен-көзен аунаган тау битләренә, һәр ботагы таныш чикләвеклегенә, сабыйлыгы белән күзләренә диңгез булып күренгән күлләренә барып тоташты. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- әле беренче тапкыр аларның күңеленә никадәр якын, үз булуларын тойды да шушы яңа туган матур, бер үк вакытта рәхәт тә, йөрәк әрнеткеч тә хисләрдән дулкынланып күз яшьләренә коенды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Алар да аны кызганалардыр, җибәрәсе килми тын гына елыйлардыр сыман. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Яндагы машина ишегенә сөялеп, ямаулы ыштанлы, яланаяклы, ышкый-ышкый борын тирәләре кызарып, кутырлап беткән әлеге дә баягы сугыш чукмары Илһамның күзләрен яшьләндереп, калын иреннәрен тагын да ныграк бүлтәйтеп, салындырып торуын күреп гаҗәпкә калды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- кемнәнкемнән, тик илһамнан моны көтмәгән иде ул, мизгелдә үк аңа карата бер бөртек тә үпкә калдырмыйча, кылган эшләренең барын берьюлы кичереп: – Ни эшләп елап торасың син, сантыкай? Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ